Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Без куркынычсыз хәрәкәт өчен

12 апрельдә Яңа Чишмә гимназиясендә "Имин тәгәрмәч - 2018" юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча конкурс булып узган. Җиңүче командаларга велосипедлар һәм истәлекле сувенирлар тапшырылган.

"Имин тәгәрмәч" юл хәрәкәте яшь инспекторлар конкурсы - район мәктәпләре укучылары арасында шәхси-команда беренчелеге. Конкурс барлыкка килгән моменттан аның максаты булып Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, юлда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тәрбияләү тора. ЮХИДИ бүлеге инспекторы Айрат Сатдаров әлеге чараны түбәндәгечә аңлатты:
- Ярышларда райондагы барлык гомуми белем бирү мәктәпләреннән вәкилләр катнашты: барлыгы 17 команда. Конкурс программасы команда зачетында 4 ярышны һәм командаларның иҗади конкурсын үз эченә алды.
"Юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүчеләр" дип аталган беренче станция - команда нәтиҗәләре ясалып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә аерым теоретик имтихан.
"Беренче ярдәм (табиблар килгәнче) күрсәтү нигезләрен белү" дип аталган икенче станция - беренче ярдәм күрсәтү нигезләрен белүгә һәм аларны практикада куллану (команда нәтиҗәләре ясалып) бурычларына кагылышлы мәсьәләләрне үз эченә алган аерым имтихан.
"Велосипедны фигуралы йөртү" өченче станция - махсус тоткарлыклар белән җиһазланган мәйданчыкта велосипедны аерым фигуралы йөртү (команда нәтиҗәләре ясалып).
Дүртенче станция "Тормыш иминлеге нигезләре" - катнашучыларның юлларда куркынычсызлык нигезләрен белүенә һәм эрудицияләрен тикшерүгә имтихан. Барысы да биремнәрне уңышлы башкарды, эш җавапларны тизрәк һәм сыйфатлырак итүдә генә иде.
Шәхси зачетта иң яхшылар һәм команда копилкасына баллар китерүчеләр түбәндәгеләр:
ЮХК-ен шәп белүчеләр - Анастасия Прыткова (Черемухово урта мәктәбе) һәм Влад Урядников (Архангел мәктәбе).
Фигуралы итеп йөртү - Адель Вәлиуллин (Яңа Чишмә гимназиясе) һәм Нурия Закирова (Тубылгытау мәктәбе).
Велосипедның төзелеше - Ваган Азарян (Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе) һәм Диана Гаффарова (Зирекле лицее).
Медицина ярдәме, аптечка составы - Раил Нәҗметдинов (Әдәмсә мәктәбе) һәм Раиса Сорокина (Петропавел мәктәбе).
Велосипедларны шәхси зачетта Яңа Чишмә башлангыч, Шахмай һәм Архангел мәктәпләре алды. 3 урынны Зирекле лицее, 2 урынны Әдәмсә мәктәбе командалары яулады. Иң яхшы команда - Яңа Чишмә гимназиясе командасы - 24 апрельдә Яр Чаллыда үтәчәк юл хәрәкәте яшь инспекторларының республика ярышларында безнең муниципалитетны тәкъдим итәчәк.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев