Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Без татарча сөйләшәбез

23 апрельдә Яңа Чишмә гимназиясе базасында Туган тел көненә һәм Г. Тукай туган көнгә багышланган район конкурсы булып узды.


Конкурста дүрт номинация буенча 81 укучы һәм белем бирү учреждениеләреннән 5 иҗат коллективы катнашкан. Номинацияләр: “Тукай әсәрләренә иң яхшы иллюстрация”, “Иң яхшы инсценировка”, “Нәфис сүз” һәм “Мин татарча сөйләшәм”. Татар балалары белән беррәттән рус телле балалар да актив катнашкан, туган тел турында һәм Г. Тукай шигырьләрен (“Мин татарча сөйләшәм” номинациясендә) яттан сөйләгәннәр. Конкурсантлар 3 яшь төркеменә бүленгән (1-4 сыйныфлар, 5-8 сыйныфлар, 9-11 сыйныфлар). Барлык яшь төркемнәре һәм номинацияләр буенча 3 әр җиңүче билгеләнгән, аларга мәгариф бүлегенең Дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев