Мәгариф
Безнең студентка – Бөтенрәсәй форумы финалисты
9 марттан 16 ысына чаклы Мәскәүдә "Россия - мөмкинлекләр иле" дип аталган форум узды, аның кысаларында студентлар арасында "Идарә ит!" дип аталган менеджмент буенча Кубок җиңүчеләрен бүләкләгәннәр.
Шунысы сөенечле, финалга чыккан 160 студент арасында КФУ ның 3 курс студенткасы - безнең Елена Попкова да бар.
"Идарә ит!" Кубогында катнашу өчен студентлардан 16500 гариза кергән, шулай да барлык сынауларны узып, шуның 160 ысы гына Кубок финалына чыккан. Финалга чыккан 160 студент арасында Татарстаннан өчәү, шул исәптә Елена Попкова да. Финалга чыгучыларның барысы да форумның эшлекле программасында катнашканнар һәм стажировка үтү яки илнең әйдәп баручы компанияләрендә эшләү турында тәкъдим, Россиянең берәр ВУЗында укуга грант, шулай ук Дубайга бизнес белән идарә итү һәм стратегия буенча Кубокның дөнья чемпионатына күзәтүче сыйфатында бару мөмкинлеге алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев