Күптән түгел Әдәмсәдәге "Алсу" балалар бакчасында балалар бакчасы хезмәткәре, газ котельные операторы Мәүлет Шәйхетдинов оештырган бал бәйрәме уздырылды.
Мәүлет Минсәлих улы күптәнге умартачы, үзенең умарталыгы бар. Бәйрәмне балалар бакчасының уен мәйданчыгында ачык һавада оештырдылар. Балаларга умартачының бар җиһазларын: умарта оясы, төтенләгеч, баллы рамкалар, балсызы да, москит челтәр һәм умартачы костюмын күрсәттеләр. Балалар сөенеп һәм зур кызыксыну белән аларны тотып, киемнәрен киеп карадылар.
Мәүлет Минсәлих улы балның ничек ясалуын, балны ничек аертуны күрсәтте. Балалар үзләре үк аны сыктырып карадылар. Алган тәэсирләре күпме булды?!
Балалар умартачы булып "карагач", аларны өстәлләр янына утырттылар. Алар үзләре сыгып алган бал белән коймаклап чәй эчтеләр.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев