Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Cайлаучылар хуплаган

Үткән якшәмбедә районның барлык торак пунктларында үзара салым буенча референдумнар булып үтте, сайлаучылар бик актив катнашты.

-Гражданнарның күпчелеге куелган сорауларга "әйе" дип җавап биргәннәр, - диде район башлыгы урынбасары Надежда Попкова. - Тавыш бирүдә катнашкан 10053 сайлаучының (исемлеккә кертелгәннәрнең 87,6%ы) 9035се (89,9%) бюллетеньдә күрсәтелгән үзара салым күләме һәм башкарыласы эшләрне хуплап тавыш биргән (тәфсилләбрәк астагы таблицада).
Акъяр, Акбүре, Архангел, Петропавел, Зирекле, Шахмай, Буревестник, Ленино авыл җирлекләрендә сайлаучылар аеруча актив булганнар.
Шулай итеп, референдумнар оешкан төстә үтте дип әйтеп була, билгеләнгән күләмдә үзара салым акчасы җыюга халыктан ризалык алынган. Хәзер бер ай вакыт эчендә акча җыясы гына кала. Авыл җирлекләрендә җыелган акчаларга, документлар әзерләгәннән соң, республика дүрт тапкыр күбрәк акча күчерәчәк. Аннан соң нинди эшләр билгеләнгән, шуларны башкарырга кирәк булачак. Җыелган акчалар катгый рәвештә максатчан, ягъни нәкъ менә бюллетеньнәрдә күрсәтелгән мәсьәләләрне хәл итү өчен кулланылырга тиеш.
Район җитәкчелеге актив тормыш позициясе күрсәткән өчен барлык сайлаучыларга, шулай ук үзара салым буенча референдумнарны әзерләгән һәм тиешле дәрәҗәдә үткәргән өчен сайлау комиссияләре әгъзаларына, район активына рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев