Чаллы Башы мәдәният йортында студентлар очрашты
Шахмай һәм Чаллы Башы мәктәпләрен тәмамлаган югары һәм башка уку йортларында белем алучы студентлар студент тормышы турындагы тәэсирләре белән уртаклашу өчен очраштылар.
Кеше тормышының иң күңелле чоры - студент еллары. Мөстәкыйль тормышның беренче дәресләре, беренче һөнәри белемнәр, һичшиксез, студент еллары белән бәйле.
“Кичә төрле конкурслар, викториналар, уеннар белән үрелеп барды. Студентлар күп шаярттылар, күңелле итеп яраткан укытучыларына пародияләр ясадылар һәм төрле пантомималар күрсәттеләр, - дип уртаклаша әлеге чараны оештыручы авыл мәдәният йорты директоры Илсөяр Дәүләтшина. - Ә бу очрашуның төп максаты-мәктәп еллары хатирәләре һәм дустанә аралашу. Бәйрәм дискотека һәм чәй өстәле артында дәвам итте”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев