Черемухово мәктәбендә инглиз теле укытучыларының район семинары узды
Семинарда Яңа Чишмә районының 18 педагогы катнашты.
17 мартта Черемухово мәктәбендә инглиз теле укытучыларының «ФГОС шартларында инглиз теле дәресләрендә укучыларның төп компетенцияләрен формалаштыру» дигән темага район семинары булып узды. Семинарда районның 18 педагогик хезмәткәре катнашты.
Тема кысаларында Черемухово мәктәбе укытучылары тарафыннан мәктәп укучыларын укытуның заманча алымнарын кулланып дәресләр һәм мастер-класслар үткәрделәр.
Чарада катнашучы педагоглар фикеренчә, дәресләр тулысынча семинар максатларына туры килде. Аның нәтиҗәләре «түгәрәк өстәл» барышында билгеле булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев