Чертуш авылында Җиңү бәйрәме "Үлемсез полк" акциясе белән башланып китте.
Акциядә катнашучы Чертуш мәктәбе укучылары, Чертуш авылыннан йөреп Шахмайда укучы өлкән сыйныф укучылары яу кырларында калган бабаларының портретларын тотып урам буйлап узып, авыл уртасында сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янына җыелдылар. Митингтан соң һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Бәйрәм авыл клубында оештырылган бәйрәм табыны артында концерт программасы белән төгәлләнде.
Нет комментариев