Чишмә урамы бәйрәме
20 июль көнне Шахмай авылында Чишмә урамы бәйрәме узды.
Бәйрәмне оештыручылар - җирле музей мөдире Гөлнар Сабирова һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре-мөдире Г. Ганиева сәнгать җитәкчесе В. Гатауллина белән бик зур әзерлек эшләре үткәрделәр.
Бәйрәм сәгать 10да Шахмай авылы тарихы музеена экскурсиядән башланды. Аннан соң кунаклар җырлар белән, бизәлгән җигүле атларда Чишмә урамы буйлап үтеп, «Наил бабай чишмәсе»нә юнәлделәр. Авыл икмәгеннән авыз итеп, күңелле итеп капка аша уздылар... Чара бәйрәм табыны янында дәвам итте. Башта Наил абый Заһидуллин Коръәннән сүрәләр укыды. Аннан бәйрәм Чишмә урамының тарихы, кунакларның аның белән бәйле истәлекләре, җырлар, эчтәлекле шигырьләр, дәртле биюләр белән дәвам итте. Балалар өчен кече Сабантуй оештырылды.
Кунаклар һәм авыл халкы әлеге чарадан бик канәгать булдылар, оештыручыларга зур рәхмәт белдерделәр. Көн буе дәвам иткән бәйрәм фотога төшү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев