Чыгарылыш кичәсе
12 июльдә Алексеевск аграр колледжының Яңа Чишмә филиалында эшче һөнәрләрен үзләштергән 44 чыгарылыш укучысына дипломнар тапшырылган.
Чарага чакырылган Яңа Чишмә дәүләт техник күзәтчелек начальнигы Рәис Хисмәтуллин 30 тракторчы- машинистка дипломнар тапшырган, шуның 15 се 9 сыйныф базасында һәм 15 се 11 сыйныф базасында һөнәр алган. Секретарь – машинист белгечлегенә 14 кыз укыган (3 ел), аларга дипломны филиал директоры Фоат Кәбиров тапшырган. Чыгарылыш сыйныф җитәкчеләре – укытучылар Рафис Харисов, Иван Янов һәм Светлана Зубова.
Тантанада Алексеевск поселогыннан аграр колледж вәкилләре, педколлектив һәм әти-әниләре дә катнашкан.
Чыгарылыш кичәсе укучыларга гомер буена истә калырлык булсын өчен, шигырьләр, җырлар, үгет-нәсихәт сүзләре белән бик җылы сценарий әзерләнгән, производствога өйрәтү мастерларына, педагогларга, ашханә хезмәткәрләренә һәм һөнәр алуда булышкан һәммә кешегә рәхмәт сүзләре җиткерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев