8 апрельдә Яңа Чишмәдәге Халыклар дуслыгы йортында "Тоталь диктант"дип аталган бөтенхалык чарасы булып үтте - барлык теләүчеләр өчен ел саен үткәрелә торган мәгариф акциясе. Әлеге чараның асылы - һәр кешегә рус теленнән үз белемен тикшерү һәм грамоталылыкны арттыруга кызыксыну уяту.
Диктант язуда 5 оешмадан 19 кеше катнашкан. Шуларның икесе "5" легә, 6 сы "4" легә язган. Акциядә катнашучыларның барысына да сертификатлар, ә "5" ле билгесе алучыларга грамоталар тапшырылачак. Акциянең асылы - теләге булучылар өчен ирекле бушлай диктант язу һәм үзеңнең грамоталылык дәрәҗәңне тикшерү. Бу үзеңне зур илнең, зур мәдәниятнең бер өлеше итеп тою мөмкинлеге дә.
Нет комментариев