Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

ДЙА 2019 - беренче нәтиҗәләр билгеле

Быел ДЙА тапшыру районда аны үткәрүнең РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы таләпләренә туры китереп оештырылган иде. Ел дәвамында чыгарылыш сыйныф укучыларын әңгәмә, семинар, сынау имтиханнары (ТДИ һәм БДИ), консультацияләр белән әзерләү буенча зур эш башкарылды. Ул нинди “җимешләр” бирүен ДЙА нәтиҗәләре күрсәтә.


Дәүләт йомгаклау аттестациясе инде 24 майда старт алды – бер укучы инглиз теле буенча ТДИ тапшырды. «4» билгесенә, бу узган елгы күрсәткечтән 0,54 баллга югарырак. 
28 майда 9 сыйныф укучылары рус телен тапшырдылар, уртача бәя узган ел дәрәҗәсендә 3,97. «5» кә - 40, «4» кә - 37, «3» кә 42 кеше тапшырган һәм бер кеше «канәгатьләнмәслек» билгесе алган. Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән өч укучы ГВЭ тапшырды, алар барысы да биремнәрне уңышлы үтәгән. 30 майда җәмгыять белемен 31 укучы тапшырган – уртача бәя 3,61. Татар теле буенча ТДИ нәтиҗәләре: 6 бишле, 2 дүртле, 1 өчле.
Химия, ИКТ, география, математика, физика, биология, тарих, география буенча имтихан нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел.
27 майда рус әдәбияты һәм география буенча имтиханнар белән (2 чыгарылыш укучысы тапшырган) БДИ старт алды: әдәбият буенча бер кыз 94 балл җыйган, география буенча бер малай 60 балл җыйган. 29 майда Яңа Чишмә урта мәктәбендә 59 кеше математиканы тапшырды. Профильле математика нәтиҗәләре (32 чыгарылыш укучысы): уртача балл 56,5, база - уртача балл 4,2. 
31 майда Чистай шәһәренең 1 нче мәктәбендә җиде укучы химия һәм дүрт укучы тарих тапшырдылар. Тарих буенча уртача балл – 63,3, химия буенча-58. Башка БДИ нәтиҗәләрен көтәбез.

.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев