Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Экстремизмга – юк!“

Берникадәр вакыт элек безнең сүзлеккә, кызганычка каршы, "экстремизм" дигән куркыныч сүз ныклап кереп урнашты.

Баксаң, һәр бала бу сүз артында ниләр яшеренүен беләдер кебек хәзер. Әмма барысы да бу сүзне дөрес аңламый икән. Экстремизм һәм террорчылык - нәфрәт һәм дошманлыкның катлаулы формасы, кызганычка каршы, бүгенгесе көндә дөньякүләм афәт булып тора.
2 сентябрьдә районда "Террорчылыкка - юк!" айлыгы старт алды, аның кысаларында район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, акцияләр үткәрелә.
Мәгариф бүлеге, үзәк китапханә һәм клуб системасы хезмәткәрләре тәрбия чаралары оештыра. Чараларның максаты: балаларда һәм яшүсмерләрдә толерантлык , тынычлыкка омтылу, башка кешеләрне кабул итү һәм аңлау хисләре тәрбияләү, алар белән үзара уңай эш итү сәләте, әйләнә-тирәдәге хәлләргә философик һәм тәнкыйтьле караш, рухи камиллек, патриотлык хисен ныгыту.
Айлык кысаларында Петропавел авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре "Экстремизмга - юк!" акциясе үткәргәннәр.
Екатерина авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре мәктәптә Бесланда террорчылык акты вакытында һәлак булганнар истәлегенә багышланган линейка үткәргәннәр. Укучылар кулларына "Без экстремизмга каршы", "Экстремизмга юк диябез!", "Без террорчылыкка каршы" дип язылган плакатлар тотканнар, шул рәвешле алар киләчәгебезнең террорчылык һәм җәбер-золымнан башка булырга тиешлеген күрсәткәннәр.
Акбүре авыл китапханәсе китапханәчесе "Кояшкай" балалар бакчасында балалар белән "Без террорчылыкка каршы" дип аталган әңгәмә үткәргән. Ул балаларга аның куркыныч булуын, соңгы елларда Россия территориясендә терактлар санының артуы һәм җәйге Универсиада, Конфедерацияләр Кубогы үткәрелгән вакытта безнең республикада террорчылыкка каршы нинди куркынычсызлык чаралары алып барылуы турында сөйләгән.
"Кайгырту" ХСХКҮ нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре опекага (үзләренә) алынганнар белән "Экстремизмга - юк!" дип исемләнгән төркем белән үткәрелә торган дәрес үткәргәннәр. Балаларга уен формасында экстремизм һәм террорчылыкның ни икәнен, кешелек өчен аларның нинди куркыныч тудыруы турында сөйләгәннәр, гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырганнар. Балалар "Террорчылыкка - юк!" видеоролигын караганнар, аннан үз тәэсирләре белән уртаклашканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев