30-31 гыйнвар һәм 1 февраль көннәрендә "Ел укытучысы - 2018" конкурсының муниципаль этабы үткәрелде, анда район мәктәпләреннән 20 укытучы катнашкан.
Ул иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, булышлык күрсәтү һәм бүләкләү, укытучы хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрү, райондагы иң яхшы укытучыларның педагогик эш тәҗрибәсен тарату өчен ел саен үткәрелә.
Яңа Чишмә урта мәктәбе һәм гимназия базасында оештырылган конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча конкурста иң яхшы укытучылар билгеләнгән.
Зирекле лицееннан сәнгать фәне (рәсем) укытучысы Люция Сәфәрова конкурсның муниципаль этабы җиңүчесе булган. Рус теле һәм әдәбияты укытучылары призлы урыннар алганнар: икенче урында - Архангел мәктәбе укытучысы Лариса Старова, өченче - Красный Октябрь мәктәбе укытучысы Наталия Нестерова.
Яңа Чишмә гимназиясенең информатика укытучысы Гөлзидә Рамазанова - "Уңышка юл" номинациясендә, Акъяр башлангыч мәктәп-балалар бакчасы башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Галимова "Тотрыклылык - уңыш нигезе" номинациясендә җиңү яулаганнар. "Иң яхшы татар теле укытучысы" номинациясендә Черемухово мәктәбе укытучысы Ләйсән Малолеткова җиңгән.
Без педагогларыбызны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз, ә Люция Сәфәрова, Лариса Старова һәм Ләйсән Малолетковаларга 12-13 февральдә Чистайда узачак конкурсның зона турында уңышлар телибез.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев