«Ел укытучысы - 2018» билгеләнгән
Районда «Ел укытучысы - 2018» Бөтенрәсәй конкурсының муниципаль этабы төгәлләнде.
Екатерина мәктәбеннән математика укытучысы Татьяна Бадяева җиңүче булган, башка призерлар - Яңа Чишмә гимназиясеннән рус теле укытучысы Надежда Карташова һәм Черемухово мәктәбеннән башлангыч сыйныфлар укытучысы Галина Курбатова.
Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе - балалар бакчасы укытучысы Наталья Сударкина һәм Тубылгы Тау мәктәбеннән башлангыч сыйныфлар укытучысы Римма Сөнгатова үз номинацияләрендә җиңүчеләр дип танылганнар.
Катнашучыларның барысына да Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган. Татьяна Бадяева һәм Надежда Карташова 2019 елның февралендә конкурсның Алексеевскида үтәчәк зона этабында район данын яклаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев