Җәен балалар кайда һәм ничек ял итәчәк
1 июньнән Яңа Чишмә районында 274 бала өчен 16 мәктәп яны һәм 100 бала өчен 7 хезмәт һәм ял лагеры оештыру планлаштырыла.
22 июньнән “Факел“ балалар сәламәтләндерү лагерында, 3 сменада, 205 бала ял итәчәк, шул исәптә 90 ысы бюджет өлкәсендә эшләүче ата-аналарның балалары, 55 сәләтле бала (төрле конкурсларда, ярышларда һәм олимпиадаларда җиңүчеләр, призлы урыннар яулаучылар). Калган вакытта 60 бала ял итәчәк. Лагерьда балаларны ярышлар, турнирлар, конкурслар, экскурсияләр, походлар, спорт ярышлары, спартакиадалар, танып белү – күңел ачу программалары һ.б. көтә. Боларның барысы да аларга үзләрен башка мохитта тоярга, бер ел алдан тәэсирләр запасы тупларга мөмкинлек бирәчәк.
“Факел“ лагеры белән параллель рәвештә палаткалардан торган “Йолдызлы десант“ лагеры да оештырылачак, ул соңгы дүрт ел дәвамында “тәрбиягә авыр бирелүче“ яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыруда әйдәп баручы республика эксперименталь мәйданчык булып тора. 2018 елның җәендә монда республика шәһәрләре һәм районнарыннан кыен тормыш хәлендә калган 60 бала һәм яшүсмер ял итәчәк (2 сменада 30 ар кеше).
Патриотик рухта тәрбияләү юнәлеше алган палаткалардан торган “Аҗаган“ лагерының җәйге ял программасына хәрби-патриотик уеннар, ату буенча ярышлар, йөгерү, хәрбиләштерелгән күнегүләр, ату һәм строевой хәзерлек, медицина ярдәме күрсәтү нигезләре кертелгән. Монда августта 21 яшүсмер ял итәчәк, смена 7 көнгә исәпләнгән.
“Балачак утравы“ проекты кысаларында җәйге каникул көннәрендә районның 23 торак пунктында балалар мәйданчыклары эшләячәк, анда мәктәп укытучылары беркетеләчәк. Район үзәгендә тәрбиячеләр булып өлкән сыйныф укучылары эшләячәк.
Каникул дәвамында өстәмә белем бирү учреждениеләре ишекләре ачык булачак, анда түгәрәкләр, секцияләр эшләячәк, төрле чаралар, ярышлар үткәреләчәк. 600 гә якын бала һәм яшүсмер ишегалды командаларында шөгыльләнәчәк, физкультура һәм спорт занятиеләренә җәлеп ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев