Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Эшлекле киңәшмә

26 августта Яңа Чишмәдә мәгариф хезмәткәрләренең зур конференциясе булып үтте. Педагогларның быелгысы аралашу темасы - "Модернизация шартларында белем бирү системасының актуаль проблемалары һәм перспективалары" иде.

Конференция эшендә район башлыгы Вячеслав Козлов, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР Мәгариф министрлыгы вәкиле Алсу Шәрипова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Валентина Семеняк, мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев, районның мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, педагогик хезмәт ветераннары, яшь белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Традиция буенча чара башланганчы мәртәбәле кунаклар һәм конференциядә катнашучылар РМЙ каршындагы мәйданда кул эшләреннән һәм үстерелгән уңыштан оештырылган күргәзмәне, фойедагы методик күргәзмәне карап әйләнделәр. Күргәзмәләрдә районның белем бирү учреждениеләренең тәҗрибәсе тәкъдим ителгән.
Чараның эшлекле өлеше район башлыгы Вячеслав Козловның сәламләү чыгышы белән башланып китте. Ул быел укытучылар сафын тулыландырган яшь белгечләрне дә тәкъдим итте, быел алар өчәү. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эвелина Жирнова хезмәт эшчәнлеген Ленино мәктәбендә башлап җибәрсә, инглиз теле укытучысы Гөлүсә Гарифуллина Акбүре мәктәбендә укытачак, Ольга Миронова исә Балалар сәнгать бүлеге педагогы булып эш башлый. Хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрүләре белән котлап, район башлыгы һөнәри үсеш һәм иҗат җиңүләре теләде. Яшь педагогларга чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев конференциядә төп доклад белән чыгыш ясады. Ул 2015 - 2016нчы уку елы нәтиҗәләре буенча сан һәм сыйфат күрсәткечләрендә исәп-хисап тәкъдим итте, тәрбия һәм белем бирү системасының сыйфатын яхшырту юлларын, үсеш перспективаларын чагылдырды.Докладта ул мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем бирүне үстерү, БДИ, профессиональ юнәлеш, милли мәгариф, педагогларның квалификациясен үстерү, балалар һәм яшүсмерләрнең ялы, укучыларны тукландыру һ.б.мәсьәләләргә тукталды. Киләсе елга бурычлар да тикшерелде.
Киңәшмә барышында районның белем бирү учреждениеләре вәкилләре чыгышы да тыңланды. Зирекле лицееның математика укытучы Люция Шакирова төп гомуми белем бирүдә Федераль белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында математика укыту үзенчәлекләре турында сөйләде. Шул ук лицейдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Зарипова татар телен өйрәнгәндә мотивация формалаштыру һәм нәтижәлелекне арттыру турында искәрде. Яңа Чишмәдәге "Ландыш" балалар бакчасы мөдире Наталья Ведякина чыгышының темасы "Мәктәпкәчә учреждениеләрдә Федераль белем бирү стандартларын тормышка ашыру механизмы: хәвеф һәм перспективалар" дип аталды.
Район башлыгы Вячеслав Козлов үз чыгышында балалар бакчаларының, мәктәпләрнең һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең югары уңышларга ирешүләрен һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү - укыту эшендә аларның бәяләп бетергесез өлеш кертүләрен билгеләп үтте. Ул шулай ук районның мәгариф бүлеге барлык белем бирү учреждениеләре колликтивлары белән берлектә, кыен финанс шартларына карамастан, яңа уку елына яхшы әзерләнә алуларын да билгеләп үтте. Утырыш азагында бүләкләү тантанасы булды, монда иң яхшы педагоглар һәм тәрбиячеләр республика һәм район бүләкләре алдылар.
Район башлыгы "Иң яхшы җитәкче" номинациясендә җиңүче Яңа Чишмә урта белем бирү мәктәбе директоры Ольга Лазаревага һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең иң яхшы җитәкчесе Акъяр башлангыч мәктәп / балалар бакчасы директоры Фоат Фәрхаевка бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды. Шулай ук "Иң яхшы укытучы" номинациясендә җиңүчеләргә - Яңа Чишмә урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галина Павловага һәм Әдәмсә мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Татьяна Глининага да бүләкләр тапшырылды. "Өстәмә белем бирүдә иң яхшы педагог номинациясендә БСМ педагогы Татьяна Лосева җиңгән.
(Ахыры2 биттә)
(Ахыры. Башы 1 биттә)
Мәгариф һәм фән министрлыгы бүләкләрен Алсу Шәрипова тапшырды: Әдәмсә мәктәбенең математика укытучысы Тәскирә Сибгатуллина һәм Яңа Чишмә урта мәктәбе укытучысы Лилия Фәттахова Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталарына ия булдылар.
Яңа Чишмәдәге "Ландыш" балалар бакчасы музыка хезмәткәре Наталья Савельева, Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе / балалар бакчасының укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәфисә Фәхретдинова, Яңа Чишмә мәктәбе укытучысы Галина Павлова һәм Черемухово мәктәбе укытучысы Вера Горбуновалар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.Чертуш башлангыч мәктәп / балалар бакчасы һәм Екатерина мәктәбе коллективларына дипломнар тапшырылды. Алар уку елына әзерләнү буенчареспублика конкурсының зона этабы җиңүчеләре булганнар.
Иң - иңнәрне бүләкләү дәвам итте: 2015/2016 уку елы эшләре нәтиҗәләре буенча Зирекле лицее коллективы 1 урында, Яңа Чишмә урта мәктәбе - 2, Волчья Бистәсе мәктәбе - 3 урында. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында: Яңа Чишмәдәге "Ландыш" балалар бакчасы коллективы - 1 урында, Яңа Чишмә башлангыч мәктәп/ балалар бакчасы - 2, Чертуш башлангыч мәктәп / балалар бакчасы - 3 урында.
Яңа уку елына хәзерләнү нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмә гимназиясе һәм Яңа Чишмә башлангыч мәктәп / балалар бакчасы 1 урында, Яңа Чишмә урта мәктәбе - 2 урында, 3 урында - Зирекле лицее. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында 1 урында - Яңа Чишмәдәге "Ландыш" балалар бакчасы, 2 урында - Архангел Бистәсендәге "Әкият" балалар бакчасы, 3 урында - Яңа Чишмәдәге "Теремок" балалар бакчасы. Аннан Валентина Семеняк методик стендларны бизәү (оформить итү), балаларның кул эшләреннән һәм мәктәп яны участокларында үстерелгән уңыштан оештырылган күргәзмә - сату өчен белем бирү учреждениеләре коллективларына рәхмәт белдерде.Конкурста иң яхшы методик күргәзмә өчен 1 урын Яңа Чишмәдәге "Крепыш" балалар бакчасына бирелде, 2 урында Акбүре авылындагы "Кояшкай" балалар бакчасы, 3 урында - Шахмай урта мәктәбе. Балалар кул эшләреннән һәм мәктәп яны участокларында үстерелгән уңыштан оештырылган күргәзмәләр конкурсында иң яхшыларын - җиңүчеләрне укытучылар көнендә бүләкләргә хәл иткәннәр.
Ә менә юбиляр -педагоглар Галина Первушина, Татьяна Карасева, Харидә Баһаутдинова, Любовь Бадяева, Мария Уламасоваларны котлап,чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Резолюция кабул ителгәннән соң, конференция үз эшен төгәлләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев