Мәгариф
Эшләре бәяләнде
Яңа Чишмә МОНД "Бөтенрәсәй ирекле янгынга каршы җәмгыять " (БИЯКҖ) бүлекчәсе һәм Балалар иҗат үзәге белән берлектә "Неопалимая купина" дип аталган балалар-яшүсмерләр конкурсы республика конкурсының муниципаль этабын үткәрделәр.
Конкурска янгын куркынычсызлыгы темасына рәсем сәнгате, декоратив-кулланма сәнгать һәм техник иҗат эшләре кабул ителгән. Монда төрле номинацияләрдә (кулдан ясалган әйберләр, рәсемнәр һ.б.) район мәктәпләре укучылары катнашкан. Иң яхшы эшләр республика этабы өчен жюри тарафыннан сайлап алынган. Алар арасында Яңа Чишмә урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары Андрей Карпов һәм Матвей Реутовларның агач таяклардан ясалган янгын колгасы (каланча) да бар.
-Яхшы ясалган эшләрне без дә игътибардан читтә калдырмабыз, - дип вәгъдә итте МОНД баш белгече Илнур Госсаметдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев