Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Факел“ беренче сменаны озаткан һәм яңа сменаны көтә

“Факел“ да шәп ял иттек! Беренче сменада  ял иткән 72 малай һәм кызның барысы да шулай диләр. Бик күңелле һәм вакыйгаларга бай булган өч  атнаның узганын сизми дә калулары яхшы ич һәм бүген кич ул тантаналы шартларда ябылган.


Әмма “Факелда“ балаларның шат тавышлары озакка тынмаячак. Чөнки 15 июльдә икенче сменаның килүе көтелә, өстәвенә,  “Факел“  лагеры июньдә беренче сменада ял итүчеләрне кабул иткәч тә, барлык юлламаларны бер көн эчендә сатып алып бетергәннәр. Өченче смена 2 августта башланачак, анда районның күп санлы “яшьармиячеләр“ отряды – барлыгы 60 укучы ял итәчәк. Моннан  тыш,икенче сменага үзләренең тренерлары, БЯСМ укытучысы Леонид Шабалин белән яшь боксчылар килүе дә көтелә. “Факелда“, көндәлек зарядкадан тыш, байтак спорт чаралары булган, ә хәзер  тагы да күбрәк булачак. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга алынган яшь балалар өчен  футбол, волейбол, баскетбол мәйданчыклары, каршылыклар полосасы, таучыклар һәм турниклар куелган спорт мәйданчыгы, батут бар, рәхәтләнеп уйна һәм шөгыльлән генә!
Әлбәттә, лагерьда спорт  ялы Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында мундиаль төсмеренә ия. Көндез балалар физрук, районның футбол яшьләр җыелма командасы әгъзасы Денис Юдинцев җитәкчелегендә футбол уйнаганнар, ә кичен бөтен лагерь белән матчларны турыдан-туры трансляцияләү барышында безнең җыелма команда өчен җан атканнар. Моның өчен гомуми чатырда проектор урнаштырганнар һәм ноутбук көйләгәннәр. Әлеге спорт төрен яратучылар чемпионатның барлык матчларын, ә барысы да бергә – футбол һәм спорт турында нәфис фильмнар караганнар.
- Бездә бер генә көн дә нинди дә булса чарадан башка узмый. Без Һиндлылар көнен, Эшмәкәрләр көне, Нептун көне, ШТК- уены, “Күңелле стартлар“, рәсемнәр конкурсы, төрле квестлар үткәрдек, хәзинә эзләргә бардык, - дип сөйли лагерь начальнигы Ирина Лобачева. - Үзәк балалар китапханәсеннән, Крайны өйрәнү музееннан (алар уеннар һәм викториналар оештырды), “Имин каникул“ чарасы белән Чистай электр челтәрләреннән кунаклар кабул иттек. Бассейнга йөрибез. Ә уеннарга һәм күңел ачуларга көч  җитсен өчен, пешекчеләр ял итүчеләрне көненә 5 тапкыр ашатты.
- Барлык вожатыйлар да педагогик  вузларда укучы студентлар, - дип дәвам итте ул сүзен. - Медуниверситет студенты  балалар сәламәтлеге сагында тора. Яңа, көчле коллектив балалар белән эшли белә, бераз ял итеп алганнан соң 2 сменада эшләрен дәвам итәчәкләр, анда 73 бала ял итәчәк.
- Гадәттә беренче сменада без Казанга экскурсиягә һәм балалар аттракционнарына йөрдек, ә менә бу юлы чемпионат аркасында бара алмадык. Икенче сменада барырбыз дип өметләнәбез. Әгәр “Буревестник“ ҖЧҖ автобус бирсә (гадәттә һәр елны шулай иде), барачакбыз...
Беренче смена  әләмен төшергәннәр, ял  иткән, көч һәм  яңа тәэсирләр алган балалар өйләренә таралышкан: “Сау бул, “Факел“! Кабат  очрашканга кадәр!“
Ольга Иванова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев