Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Факел»да беренче смена старт алды

25 июнь көнне " Факел» балалар сәламәтләндерү лагерында тантаналы рәвештә беренче смена флагы күтәрелде. Балалар барган көннән өч көн генә узса да, без «Факел»да ял итүчеләр тормышы кайнап торуын күрдек.


- Хәзер лагерьда 72 бала ял итә, - дип сөйләде безгә педагог-оештыручы Елена Павлова.   - Балалар оештырылган ял һәм тукланудан канәгать. Көнгә 6 тапкыр ашаталар: иртәнге аш, икенче иртәнге аш, төшке аш, полдник, кичке аш һәм йоклар алдыннан җиңел кичке аш. Беренче көнне лагерь территориясе белән уен квесты рәвешендә танышу булды. 23 июнь көнне без аларга Нептун көнен оештырдык. Икенче көнне бию баттлы, “Иң яхшысы” чарасы үткәрдек, ә алда әле күпме чаралар булачак!
- Юк, өйгә кайтасы килми, монда бик күңелле! - диләр «Банда» дип аталган сугышчан исем астындагы отряд кызлары. – Без көн саен кызыклы уеннар, өстәл теннисы уйныйбыз, батутта сикерәбез, рәсем ясыйбыз, кичләрен дискотека.  Тәмле ашаталар - көнгә берничә тапкыр, ә бүген кич әйдаманнар безгә ниндидер "сюрприз" әзерләгәннәр. 
 “Сюрприз” дигәне әйдаман концерты булып чыкты. 30 июньдә балалар үзләре бу көнне лагерь кунаклары булачак ата-аналар өчен зур концерт әзерлиләр.
Балалар үз бүлмәләрен, көн тәртибе стенды (отряд һәм спорт чараларыннан тыш, анда көн саен «Жемчужина» бассейнына бару язылган), ашханәдә дежур тору графигы, сменаны ачуга ясаган стенгазетаны күрсәттеләр, «Банда», «Дельфиннар», «Азатлык утравы», «Боекмаслар», «Пингвиннар», «Тиеннәр» отрядларын санап чыктылар. Күрше «подъезд» балалары корреспондент белән аралашу өчен урамга чыкты. Барлык балалар да бик аралашучан, моңсу һәм сагынган балалар күрмәдек. 
Биш отрядның һәрберсен бер вожатый җитәкли, җәйге лагерьларда эшләү тәҗрибәләре, медик, физрук бар. Район мәктәпләреннән өч пешекче тәмле ризык әзерли. 
Лагерь начальнигы Станислав Савельев балалар иминлеген тәэмин итү буенча шартлар булдыру, лагерьда тәртип саклау турында сөйләде. 
- Лагерьны тәүлек буе ЧОП хезмәткәрләре саклый. Көн тәртибе һәм режим үтәлә, ата-аналар 17.00 сәгатьтән 18.30 сәгатькә кадәр була ала. Балалар хәтта лагерь территориясенә чүп-чарны да вожатыйлар озатуында алып чыгалар.
Шулай булгач, хөрмәтле әти-әниләр, сезнең балаларыгыз белән барысы да тәртиптә, алар бик яхшы ял итәләр һәм яңа уку елына көч туплыйлар.
 Ольга ИВАНОВА. 
Автор һәм Елена  Павлова фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев