Файдалы очрашу
Семинар-бәйрәм, - 23 октябрьдә Яңа Чишмә «Ландыш» балалар бакчасында балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча узган зона семинар-практикумда катнашучыларның күбесе чараны әнә шулай дип бәяләде.
Өлкән төркем балалары белән «Автошәһәрчектә Шүрәле маҗарасы» дигән дәрес бик матур бәйрәм чарасына әверелде. Ул Яңа Чишмә урта мәктәбенең юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары белән берлектә үтте. «Ландыш» балалар бакчасы территориясендә быел төзелгән автошәһәрчектә балалар үз кунаклары – Шүрәлене юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүгә нигезләнгән дәрес узды. Шәһәрчекне җиһазлау әле тәмамланмаса да, балалар бакчасы коллективы чараны яхшы уздыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгән.
«Ландыш» балалар бакчасы балаларының әти-әниләреннән торган ике команда ярышы бик мавыктыргыч булды, анда әниләр кечкенә пассажирларны йөртү кагыйдәләре, транспорт чаралары һәм юл билгеләре барлыкка килү тарихы буенча сорауларга төгәл җаваплар бирделәр, шулай ук әлеге бакча тәрбиячесе күрсәткән «Күңелле билгеләр иленә сәяхәт»интерактив уенын үткәрү буенча мастер-класс та булды.
Семинар эшендә республиканың күрше районнарыннан 50дән артык педагог катнашты. Проектларны, автор эшләнмәләрен, район педагоглары һәм кунаклар тарафыннан оештырылган уеннарны яклау семинарның зур өлешен алды, аларда балаларның юлларда куркынычсызлык мәсьәләсенең актуальлеге һәм сабыйларга, үрнәк буларак, өлкәннәрнең роле ассызыкланды.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы профилактикасы буенча Чирмешән бүлеге начальнигы Лилия Сафина Яңа Чишмә районында 9 айда балалар һәм педагоглар белән 50дән артык чара һәм акция уздырылуы турында хәбәр итте, аларда 2454 кеше катнашкан, тагы да нәтиҗәлерәк эш алып бару өчен тәрбияләнүчеләр һәм укучылар белән ата-аналар арасында тыгыз элемтә булдырырга чакырды.
Тормыш иминлеге буенча Фәнни үзәк вәкиле Валерий Попов заманча методик җыентыкларда бәян ителгән юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту буенча балалар белән эшләүнең инновацион формалары һәм «Яшел ут» республика конкурсында потенциаль катнашучыларга карата таләпләргә үзгәрешләр турында сөйләде.
Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге начальнигы Светлана Бикчәнтәева һәм Нурлаттан профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалтдинова балаларны юл йөрү кагыйдәләренә кечкенәдән өйрәтүнең актуальлеген һәм «Ландыш» балалар бакчасының түгәрәк эше мисалында вариатив формаларны куллануны ассызыкладылар. Соңыннан алар район мәгариф бүлеге методисты Ләйсән Әхмәтшина катнашында «Иң яхшы лепбук», «Балалар бакчасына куркынычсыз маршрут» дип аталган иң яхшы рәсем» район конкурсларына йомгак ясадылар, 20дән артык бала һәм педагог бүләкләнде.
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев