“Гаҗәеп мәктәп еллары ...“
24 майда гимназиядән 30 чыгарылыш сыйныф укучысы (11 сыйныфлар) һәм тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 41 укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады.
Уңайлы мәктәп ишегалды тамашачы залына әйләнгән иде: укучылар, укытучылар, ата-аналар, әби-бабайлар, дуслары күпме булса, шул кадәр үк утырып карар урын да бар иде. Әлбәттә, төп игътибар тантана сәбәпчеләренә – 11“а“ һәм 11 “б“ укучыларына бирелде.
Фәнүзә Мәхмүтова һәм Наталья Ерашовалар җитәкләгән сыйныф укучылары – барысы да диярлек уку алдынгылары, мәктәп һәм муниципаль олимпиадалар, иҗади конкурслар призерлары, барлык бәйрәм һәм чараларны иң оста алып баручылар. Иң талантлы, зирәк, спорт сөюче, актив, шат күңеллеләр... бер сүз белән әйткәндә – алар гимназиядә генә түгел, бөтен район буенча йолдызлар. Моны линейкада тапшырылган күпсанлы дипломнар һәм барлык дәрәҗәдәге грамоталар да раслый. Моның өчен укучылар барлык укытучыларына да аерым рәхмәт белдерделәр. Директор, завуч һәм, әлбәттә инде, ата-аналары турында да онытмадылар. Ә алар исә, үз чиратларында, балаларга үгет-нәсихәт сүзләрен җиткерделәр, бәхет, уңыш һәм яңа зур тормышта тугры дуслар теләделәр. Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова да изге теләкләрен җиткерде.
Мәктәптә балалар үсә, балигъ яшькә җитә, бик яхшы тәрбия һәм белем алалар. Шунда үзләренең артистлык талантларын үстергәннәр, алар җырда, биюдә, бәйрәмне алып баручылар ролендә тамашачыларны таң калдырдылар. Туган, яраткан мәктәпләре белән хушлашуның авырлыгы йөзләренә чыккан иде, күзләрендә яшь тамчылары җемелдәште. Бүләк ителгән “Гаҗәеп мәктәп еллары“ дип язылган зур баннер чыгарылыш сыйныф укучыларының туган мәктәпләренә булган мәхәббәтен тагын бер кат раслады.
Тугызынчы сыйныф укучылары да үзләренең сәламләү һәм хушлашу сүзләрен җиткерделәр, аларның да кайберәүләре өчен ул көнне чыңлаган мәктәп кыңгыравы соңгысы булырга мөмкин. Аны чыңлату хокукы алтын медальгә дәгъва кылучы дүрт чыгарылыш укучысына бирелгән иде. Бик матур, уңышлы балаларны - районның өметле яшьләрен мәктәп линейкасыннан көчле алкышларга күмеп озаттылар.
Ольга Иванова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев