«Галактика балалары» Яңа Чишмәдә
30 июньдә Яңа Чишмәдә «Галактика балалары» республика палаткалардан торган лагеры ачылды.
Лагерьның беренче сменасына (6 июльгә чаклы) Аксубай, Чирмешән, Спас һәм, әлбәттә, Яңа Чишмә районнарыннан 30 бала килгән. Лагерь икенче сменада да шул кадәр үк бала кабул итәчәк (ул 7-13 июльгә чаклы).
«Галактика балалары» лагеры бушлай. Шуңа күрә, кагыйдә буларак, бирегә юлламаны беренче чиратта опекун, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдәге балаларга, шулай ук күзәтүсезлекне кисәтү максатыннан имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бирәләр.
- Безнең район территориясендә республика палаткалы лагерь җиде ел дәвамында ел саен уза, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Валентина Семеняк. - Ял итүче балалар тәрбиячеләр һәм анда эшләүче өлкәннәр турында һәрвакыт җылы сөйлиләр. Лагерьда 5 тапкыр туклану тәэмин ителә. Кайчандыр анда ял иткән балалар әйтүе буенча, анда бик тәмле ашаталар. Балалар рәхәтләнеп ял итәләр, спорт белән шөгыльләнәләр, спорт һәм өстәл уеннары уйныйлар, төрле конкурсларда катнашалар. Әмма иң мөһиме, биредә балалар башка районнардан килгән яшьтәшләре белән танышалар һәм еш кына дуслар булып калалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев