География белгечләре гимназиядә укый
Яңа Чишмә укучылары Татарстанның яшь географлары дип исемләнгән V Республика турниры җиңүчеләре булган.
4 декабрьдән 5енә кадәр республика мәктәпләре командалары катнашында Татарстанда яшь географларның V Республика турниры булып узган.
Турнирда укучылар катлаулы географик проблемаларны һәм бурычларны хәл иткәндә, алар хакында фәнни дискуссиядә фикер алышканнар (географик көрәш).
Яңа Чишмә гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары Мусина Гөлгенә, Хираҗев Кәрим, Пегашова Ксения безнең район данын яклаганнар.
Турнир нәтиҗәләре: Мусина Гөлгенә - 1 урын һәм «Иң яхшы докладчы» дипломы, Хираҗев Кәрим - 1 урын һәм «Иң яхшы оппонент» дипломы. Команданы гимназиянең география укытучысы Гөлназ Рамазанова әзерләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев