1 сентябрьдә Яңа Чишмә гимназиясе 269 укучысын кабул итте
Яңа уку елы башлану уңаеннан тантаналы линейка мәктәп йортында күп санлы чәчәк клумбалары, һава шарлары һәм чәчәк бәйләмнәре арасында үтте. Шулай да бу тантананың иң матур бизәкләре икенче сыйныфтан алып унберенче сыйныфка чаклы укучылар булды. Гимназия директоры Татьяна Сырова баштан ук гимназиячеләрне яңа укучылар белән таныштырды: алар башлангыч мәктәптән күчкән 36 бишенче сыйныф, район авылларыннан килгән (Шахмай, Акбүре, Екатерина Бистәсе, Яңа Иванаево, Рус Чабаксары) 8 унынчы сыйныф, 3 сигезенче һәм 1 алтынчы сыйныф укучысы.
Гимназиядә быел физик мөмкинлекләре чикле 9 баланы өйләренә барып укытачаклар. Алар беренче мәктәп линейкасына махсус чакырылган иделәр.
Белем көне" бәйрәме белән гимназия укучыларын район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов, гимназия завучы Ирина Ермолаева, укучыларның ата-аналары котлады. Әйтергә кирәк, күп кенә яңачишмәлеләр, бу мәктәпне күптән тәмамлаган булсалар да, үзләренең бу бәйрәмгә катышы бар дип саныйлар һәм бирегә киләләр.
Линейкада үткән уку елы нәтиҗәләре буенча 23 уку алдынгысына Мактау грамоталары һәм җәйге каникул вакытларында эшләгән укучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Җырлар, шигырьләр, биюләр, котлаулар һәм истәлекле бүләкләр, укучылар арасында күңелле шау-шу - болар бар да балаларның каникулны яхшы үткәрүләре, сыйныфташларын һәм укытучыларын сагынулары турында сөйли. Һәм менә ул - көтеп алынган быелгы беренче дәрескә чакыручы мәктәп кыңгыравы. Ә кыңгырау иң яхшыларның да яхшылары - 11 сыйныф укучысы Миләүшә Фәсахова һәм 2 сыйныф укучысы Таһир Рамазановлар кулында чыңлады.
Гимназия сыйныфларында ирекле тематик дәресләр үтте, анда укучыларның ата-аналарына да, әби-бабаларына да керү рөхсәт ителде.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев