Мәгариф
ГТО нормалары тапшыру башланды
Шимбә көнне "Олимп" УСЗ-да Яңа Чишмә учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре ГТО нормалары тапшырдылар.
Анда РҮХ, мәктәпләр, Совет һәм башкарма комитет, мәгариф бүлекләре, социаль яклау, китапханә һ.б. өлкәләрдә эшләүче вәкилләр килгән. 18 яшьтән алып 29 яшькәчә булган хатын-кызларга һәм ир-атларга 100 метрга йөгерергә һәм пневматик винтовкадан атарга кирәк иде, 29 һәм аннан да өлкәнрәкләргә - фәкать ату буенча гына.
ГТО нормасын тапшыруга 200 гә якын кеше язылган иде. Йөгерү һәм төгәл атуны барысы да уңышлы үтте. Чәршәмбе - 18 октябрь шимбә көнне килә алмаганнар өчен ГТО нормасын тапшыруда резерв көне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев