26 майда Яңа Чишмә башлангыч мәктәбендә - балалар бакчасында 4 нче сыйныфны тәмамлаучы 33 бала өчен соңгы кыңгырау чыңлады.
Аларны бөтен мәктәп белән озаттылар, тантаналы линейкага балаларның ата-аналары, әбиләре, бабалары килгән иде. Җылы котлау сүзләре, үгет-нәсихәт һәм җәйге каникулда әйбәт ял теләп балаларга мәктәп директоры Ирина Лихачева, бәйрәм кунагы - РМБ җитәкчесе Александр Еронтьев мөрәҗәгать итте.
Мәктәп-бакчада "соңгы кыңгырау"ны балалар бакчасындагы чыгарылыш төркеменең балы белән туры китерделәр. Линейканы шунда тәрбияләнүчеләр ачып җибәрде - алар ике иптәшләрен беренче сыйныфка укырга озаттылар. Бөтен игътибар аларга һәм, әлбәттә, тантананың төп сәбәпчеләренә, җилкә аша кызыл тасма таккан укучыларга юнәлтелде. Алар матур җырлар, биюләр башкардылар, инде танылып өлгергән "Родничок" вокаль ансамбле (БСМ) аерылып торды, ансамбльдәгеләрнең күбесе быел үзләре дә чыгарылыш классында. Бигрәк тә Зинаида Лосева, Гүзәл Гыйльметдинова, Гөлназ Айсамова классларыннан чыгучылар үзләренең остазларын хөрмәтләделәр. Ата-аналар аларның һәрберсенә аерым-аерым котлаулар, теләкләр ирештерделәр.
Тантанада мәктәп укучылары - уку алдынгылары, конкурсларда, олимпиадаларда призлы урыннар яулаучылар, активистлар, бокс һәм йөзү буенча турнирларда җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Бүләкләнүчеләр шул кадәр күп булды, линейканың үзәгенә ярты мәктәп тезелде.
Мәктәп тормышында актив катнашкан, күп эштә ярдәм иткән ата-аналарга, укытучыларга да Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды.
Мәктәп линейкасында укытучыларга, балаларга, ата-аналарга кара-каршы әйтелгән рәхмәт сүзләре байтак яңгырады. Педагогларның күркәм фидакарь һөнәр гимны белән башкарган музыкаль номерлары бик тәэсирле булды. Әлбәттә, балалар беренче булып Белем иленә аяк баскан башлангыч мәктәп күңелләрдә бары тик күңелле һәм якты истәлекләр генә калдырачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары башкаруында "Без XXI гасыр балалары" дигән җыр һәм хушлашу вальсы соңгы номерлар булдылар. Шушы мәктәптә соңгы кыңгырау чыңлаткан 4 сыйныф укучылары аны тантаналы рәвештә 1 сентябрьдә алар урынына киләчәк балалар бакчасына йөрүче дәвамчыларына тапшырдылар.
Ольга ИВАНОВА
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев