Иң яхшы яшь шоферларны ачыкладылар
Күптән түгел “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ ГБУ-ның Чистай бүлекчәсе Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлеге белән берлектә Алексеевск аграр колледжының Яңа Чишмә филиалы укучылары арасында конкурс үткәрде.
Конкурс районда беренче тапкыр үткәрелде һәм анда алты кыю егет катнашты.
Аның беренче этабында егетләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләре тикшерелде. Алар компьютерда “В“ категориясенә транспорт чаралары белән идарә итү хокукына “теория“ буенча имтихан билетларына җавап бирде. Бу этапта иң яхшы нәтиҗәне Хафиз Хәсәнов күрсәтте.
Икенче этап “Классик тизлек маневры“ дип аталды. Автодромда егетләр автомобиль йөртүнең практик күнекмәләрен күрсәттеләр. Бу этапта Хафиз Хәсәнов һәм Максим Клюшкин иң яхшылары булды. Ике этап нәтиҗәләре буенча алар, 1 урынны бүлешеп, җиңүчеләр дә булдылар. 2 урында – Фазыл Гафиятуллин һәм Данил Селиверстов, 3 урында – Илфат Фәтхетдинов һәм Илнур Борһанов. Конкурста катнашучыларның барысына да призлар тапшырылды.
Үзләренең автомобиль йөртү осталыкларын күрсәткән укытучылары да (егетләрнең) укучыларыннан читтә калмады.
“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ ГБУ-ның Чистай бүлекчәсе начальнигы Светлана Сидорова егетләрне котлап, алар юлларда куркынычсыз йөрүне актив пропагандалаучылар булырлар дигән өмет белдерде.
Фоат Кәбиров, колледж филиалы мөдире. Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев