Яңа Чишмә гимназиясендә «Буыннан-буынга. Онытмабыз» дигән чара узган
Ул эчке эшләр органнары эшен өйрәнүгә, хезмәт бурычларын үтәгәндә һәм СВОда һәлак булган якташларыбызны искә алуга багышланган.
Чараның максаты:
— Һәлак булган Россия ЭЭМ хезмәткәрләрен һәм СВО катнашучыларын искә алу;
-хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алу;
— мәктәп укучыларында ил гражданнарының иминлеге өчен гомерләрен кызганмаган Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә карата рәхмәт хисе формалаштыру;
— укучыларда Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең үрнәгендә батырлык хисе тәрбияләү.
Чара ахырында балалар Украинадагы махсус хәрби операциядә илебезне яклап көрәшүче солдатларыбызга хат язганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев