Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңа Чишмә гимназиясендә яңа уку елына старт бирелде

1 сентябрьдә мәктәп бусагасын 42 беренче сыйныф укучысы атлап керде.

Тантаналы линейкага 300дән артык укучы, күпсанлы әти-әниләр, әби - бабайлар килде. Чара Россия, Татарстан һәм гимназия флагларын күтәрү белән башланды. 
Мәктәп директоры Эльвира Мәхмүтова барысын да уку елы башлану белән котлап, мәгариф учреждениесенең узган уку елындагы казанышлары турында сөйләде. Район җитәкчелеге исеменнән район прокуроры Руслан Гизятов чыгыш ясады.
Аннары уку алдынгыларына үткән елда уңышлы укыганнары өчен Мактау грамоталары тапшырылды. Беренче сыйныф, чыгарылыш һәм башка сыйныф укучылары үзләренең котлауларын, шигырьләрен, җыр - биюләрен тәкъдим иттеләр.
Чыгарылыш сыйныф укучысы белән беренче сыйныфка керүче кыз дәрескә «беренче кыңгырау» чыңлатканнан соң, һәр сыйныфны алкышлар белән мәктәпкә озаттылар.  
Тулырак язманы «ЯЧХ»нең киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев