Яңа Чишмә гимназистлары – конкурста җиңүчеләр
Мәгариф

Яңа Чишмә гимназистлары – конкурста җиңүчеләр

Яңа Чишмә гимназиясенең 5 В сыйныфы укучылары, химия буенча республика конкурсында катнашып, җиңү яуладылар.

Остазлары Сиринә Шакирҗанова җитәкчелегендә яшь химиклар – П. Тарнавский, А. Вәлиуллин, А. Мусина, С. Нургатина, З. Фәтхетдинова һәм Г. Сушков берничә номинациядә уңышлы чыгыш ясап, I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр.

Укучыларны һәм аларның остазларын зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа үрләр яулауда уңышлар телибез!

 


Нет комментариев