Казан шәһәренең Россия Герое А. В. Козин исемендәге 7 нче гимназиясендә ел саен үткәрелә торган Л. Н. Толстой исемендәге XXII Республика фәнни-гамәли конференция узган. Чара кысаларында төрле юнәлешләр буенча ун секция эшләгән.
Яңа Чишмә гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Гыймадиева Розалина (җитәкчесе - Вафина Г.А.) беренче урынны яулаган. Черемухово мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы Морозова Алина катнашучы сертификаты белән бүләкләнгән (җитәкчесе - Шабалдина Л.Г.).
Конференциядә катнашучылар гимназия музейларында, Толстой галереясендә, мәктәпнең А.С. Пушкин музеенда булганнар.

Нет комментариев