Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңа уку елы башлану белән Яңа Чишмә мәктәпләрендә дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек башланды

Узган елның 7 декабрендә 11 сыйныфны тәмамлаучылар йомгаклау иншасын уңышлы язганнар.

2023 елгы БДИда район мәктәпләрен тәмамлаучы 50 укучы, ТДИда - 166 укучы катнашачак, шуларның 5се имтиханны ДЧИ (ГВЭ) формасында тапшырачак.

14 декабрьдә 2023 елда БДИ үткәрү расписаниесе расланган:

26 май (җомга) - география, әдәбият, химия;

29 май (дүшәмбе) - рус теле;

1 июнь (пәнҗешәмбе) - база дәрәҗәсендәге математика, профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИ;

5 июнь (дүшәмбе) - тарих, физика;

8 июнь (пәнҗешәмбе) - җәмгыять белеме;

19 июнь (дүшәмбе) - информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр (ИКТ);

20 июнь (сишәмбе) - информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр (ИКТ).

Төп дәүләт имтиханы(ТДИ) чоры башланды. 2023 елның 8 февралендә 9 сыйныф укучылары өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе (собеседование) булып узачак.

2023 елда ТДИ расписаниесе:

24 май - тарих, физика, биология;

30 май - җәмгыять белеме, информатика һәм мәгълүмати-коммуникация технологияләре (ИКТ), география, химия;

2 һәм 3 июнь - чит телләр;

6 июнь - рус теле;

9 июнь - математика;

14 июнь - әдәбият, физика, информатика һәм ИКТ, география;

17 июнь - җәмгыять белеме, биология, химия.

Яңа Чишмә районында ДЙА үткәрү пункты - Яңа Чишмә урта мәктәбендә.  

БДИ һәм ТДИны оештыру һәм үткәрү буенча сораулар килеп туган очракта, мәгариф бүлегенә методик кабинетка мөрәҗәгать итегез. Эш вакыты: дүшәмбе - җомга 8.00дән 17.00гә кадәр

Кайнар линия телефоны: 88434823079 - Нурхамәтова Ләйсән Рифхәт кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев