Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Игелекнең чиге юк

Татарстан Республикасында халыкны социаль яклауга һәрчак өстенлекле игътибар бирелде. Соңгы елларда катлаулы икътисадый шартлар булуга да карамастан, социаль президент программаларының берсе дә (30) ябылмады.

Бүген Татарстанда социаль түләүләр системасы 30 төр федераль һәм 49 төр республика чараларын үз эченә ала. Аларны алучыларның гомуми саны Татарстанда 1,7 млн. кеше. Һәм финанслау күләме ел саен арта гына бара, әйтик, 2010 елдан алып алар 1,7 тапкырга артты.
Ветераннарны төзекләндерелгән торак белән тәэмин итү, "Үлемсез полк", "Родные лица Победы" акцияләре, "Безнең кадерле ветераныбыз" дип аталган социаль - гуманитар акция, ветераннарны стационарларда дәвалау шартларын яхшырту, ветераннар өчен яңа палаталар ачу - өлкән буынга һәм Бөек Ватан сугышында халык батырлыгына хөрмәт күрсәтү дигән сүз.
Балалы гаиләләргә, беренче чиратта күп балалы һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә дәүләт зур ярдәм күрсәтә. Татарстанда дәүләт социаль яклауның нәтиҗәле системасын республика җәмәгать инициативалары тулыландыра. Татарстан кыен тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм күрсәтү фонды белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Соңгы елларда балалары булган гаиләләрдәге актуаль проблемаларны хәл итүгә дистәдән артык проект тормышка ашырылды.
Шуларның берсе республика Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси патронаты астында 2007 елдан бирле эшләп килүче "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе. Ел саен иганәчеләр акчасына меңләгән балага мәктәп кирәк-яраклары, киемнәр сатып алына. Аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларга, гаиләгә тәрбиягә алынган балаларга, инвалид балаларга ярдәм күрсәтүдә әлеге изге традицияне Яңа Чишмә районында да хуплыйлар. Ел саен бу акциядә районның барлык предприятиеләре һәм оешмалары, хәйриячелек фондлары, бизнес вәкилләре, нефть һәм башка оешмалар (район территориясендә урнашкан), гади халык катнаша. Мисал өчен, 2016 елда "Троицкнефть" ЯАҖ, "Алексеевскдорстрой" ААҖ, "Татнефтепром" АҖ, "Татнефтепром - Зюзеев - нефть" ААҖ һәм "Шәфкатьлелек" хәйрия фонды беренче сыйныфка укырга баручы 18 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр алып бирделәр (145000 сум акча күчерделәр). Күп балалы Һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге 83 балага оешма һәм педприятиеләрдән 73 җитәкче иганәче булган, алар 2 - 11 сыйныф укучыларына 137 мең сумлык мәктәп комплектлары һәм спорт киемнәре сатып алганнар. Әлеге акция кысаларында районда түбән бәядән мәктәп ярминкәсе оештырылды, беренче сыйныфка баручы 18 бала "Жемчужина" бассейнына бушлай йөрде һәм шэ Ә. Закировада чәчтарашханәдә бушлай чәчләрен кистергәннәр (ике атна). Болардан тыш, 12 августта гаиләгә опекага алынган һәм ятим балалар өчен (43 бала) Казанга бушлай экскурсиягә бару оештырылды. Район үзәгендә һәм барлык торак пунктларда концерт программасы, тәм-томнар белән сыйлап, мәктәп кирәк-яраклары тапшырып, балалар өчен бәйрәм үткәрелде.
2011 елдан башлап бүгенгесе көнгә кадәр Яңа Чишмә районында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе буенча 1015 балага (2,246 млн. сумнан артык) ярдәм күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев