Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Игенче-горур яңгырый!

Акъяр авыл китапханәсендә эшче һөнәрләр елы уңаеннан "Игенче син-бәхет игүче син"дип исемләнгән чара үткәрелде.


Балалар белән очрашуга Галләмов Мансур Касыйм улын чакырдык, ул хуҗалыкта 45 ел комбайнчы булып эшләде. Комбайнчының эше бик авыр, бигрәк тә тәүлегенә 15әр сәгать эшләргә туры килә торган сезонда. Еш кына, эш көне таңнан башлана. Чөнки икмәк үстерү өчен, иң беренче чиратта, туган җиреңне яратырга, аңа җан җылыңны бирергә кирәк. Техниканы камил белү дә мөһим. Алар намуслы хезмәтләре өчен машина, мотоцикл, исемле сәгатьләр, күп тапкырлар Мактау грамоталары, Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнгән Мансур абыйның чыгышын кызыксынып тыңладылар. Мансур Касыйм улы укучыларга хезмәтне яратырга, үз максатларына ирешергә тырышуларын теләде.
   Бүгенге көндә комбайнчы һөнәре яшьләр арасында бик популяр түгел. Ә илебезне икмәк белән тәэмин итү бик җаваплы һәм шуңа күрә комбайнчы һөнәре бик кирәк.  
Рамилә Халикова, 
Акъяр авыл мәдәният йорты
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев