Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Интерактив музей ачылды

18 гыйнварда Яңа Чишмә Балалар иҗат үзәгендә (БИҮ) тантаналы шартларда интерактив музей ачылды.

2017 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем бирү оешмаларында интерактив музейлар булдыру өчен федераль бюджеттан субсидия бирү буенча конкурслы сайлап алу үткәргән. БИҮ әлеге конкурста катнашып, музей өчен җиһаз сатып алуга грант откан.
Бүген БИҮ туристик-крайны өйрәнү эшчәнлеген үстерүдә муниципаль терәк мәйданчыгы булып тора. Музейны махсуслаштырылган җиһаз һәм яңа мебель белән җиһазландыруга 610 мең сум акча тотылган. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан бирелгән грант акчасына (310 мең сум) сенсор өстәл, ЖК-телевизор, мультимедия проекторы, ноутбук сатып алынган. Район җитәкчелеге әлеге проектны игътибардан читтә калдырмаган: интерактив музей өчен бина бүлеп биргән, анда Үзәк хезмәткәрләре интерьерны яңарткан һәм декорацияләр белән бизәгән, шулай ук көзгеле фотокамера һәм ике ноутбук сатып алырга 100 мең сум акча бирелгән. "Шешмаойл" ААҖ ның хәйрия акчасына 100 мең сумга җиһаз сатып алынган.
БИҮ параллель рәвештә "Лукойл" ПАОның социаль һәм мәдәни проектлары конкурсында да катнашкан, лауреат булып, 100 мең сумга грант откан һәм музыка җиһазы сатып алганнар.
Музейга берьюлы 30 кеше керә ала (сыя). Өч ракурстан бер үк вакытта виртуаль экспозицияләрне карарга һәм интерактив экскурсиядә йөрергә була. Район халкы өчен билгеле бер сәгатьләрдә очрашулар һәм экскурсияләр үткәрү каралган.
БИҮ-дә шөгыльләнүчеләр төп экскурсоводлар булачак, "Мирас" крайны өйрәнү түгәрәгенә йөрүче 15 бала һәм "Интерактив" волонтерлар төркемендәге 15 бала виртуаль музей Советы активын тәшкил итәчәк. Балалар эзләнү-тикшеренү, экскурсион, фонд эшчәнлеге белән шөгыльләнәчәк, электрон экспозицияләр, виртуаль экскурсияләр, район тарихы турында фото һәм киноелъязмалар булдырачак.
- Соңгы вакытларда ТР Мәгариф министрлыгы өстәмә белем бирү программасын үстерү буенча төрле конкурс проектлары үткәрә, - дип сөйләде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Еронтьев. - Республиканың күпчелек районнарында кванториумнар, балалар үзәкләре, таяну мәйданчыклары ачылачак, бу мәктәптән тыш эшләрнең мәгариф системасына шактый өлеш кертүен күрсәтә. Шунысы сөендерә, Яңа Чишмә районы интерактив музейны үстерү буенча Татарстан Республикасындагы 4 муниципаль мәйданчыкның берсе. Әлеге проект балаларыбызга да, шулай ук районыбыз халкына да файда китерер дип ышанабыз, - диде ул.
- Хәзер мәгълүматларның электрон банкын, музей картотекасын булдыру буенча актив эш алып барыла, - дип сөйли БИҮ директоры Светлана Мартышова. - Интерактив музей эшчәнлеге турында веб-сайт булдыру планлаштырыла. Безнең музейда инклюзив белем бирү кысаларында сәламәт балалар белән бертигез рәвештә сәламәтлекләре чикләнгән балаларны да җәлеп итү буенча эш алып барачакбыз. Без ветераннар советын, волонтер отрядларын хезмәттәшлек итәргә чакырабыз. Республика һәм бөтенрәсәй дәрәҗәсендәге конкурсларда катнашу, БИҮ-нә йөрүчеләр, волонтерлар, ветераннар, ата-аналар һәм районда яшәүчеләр катнашында чаралар, викториналар, конкурслар - болар бар да булачак. Күрше районнардан хезмәттәшләр белән эш тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча зона семинарлары оештыру күздә тотыла.
Әлеге проект яңачишмәлеләргә информацион һәм коммуникацион технологияләрдән нәтиҗәле файдаланып, авылдашлар эшчәнлеге турында мәдәни мирасны һәм тарихи хатирәләрне сакларга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев