IT – чемпионнар бүләк алды
Ел дәвамында балалар әти-әниләрен, олы яшьтәге туганнарын, авылдашларын ТР дәүләт хезмәтләре Порталында хезмәтләрне ничек итеп дөрес һәм тиз алырга өйрәткәннәр, шулай үзләренә балл җыйганнар. Иң күп балл җыючылар җиңүчеләр дип танылган. Конкурс ел саен үткәрелә.
“IT – чемпион” республика конкурсына йомгак ясалган һәм җиңүчеләр арасында безнең өч укучы һәм биш сыйныф та бар.
“Тату сыйныф” номинациясендә Зирекле лицееның 4 сыйныфы (сыйныф җитәкчеләре Гөлшат Сөләйманова), әлеге лицейның 3 сыйныфы (Гөлзидә Фәхретдинова), Ленино мәктәбенең 5 сыйныфы (Зөлфия Хәсәнова), Шахмай мәктәбенең 6 сыйныфы (Раилә Галяутдинова) һәм Акбүре мәктәбенең 9 сыйныфы (Венера Хәлиуллина) җиңү яулаган. Әлеге сыйныфларга җиңүче Дипломнары тапшырылган, алар акчалата премия дә алачак. “Иң актив укучы” номинациясендә җиңүчеләр: Зирекле лицееннан Марат Мингатин, Ленино мәктәбеннән Марина Феоктистова һәм Тубылгы Тау мәктәбеннән Данис Кәримов. Алар Дипломнар һәм смартфон белән бүләкләнгән.
Азат Мусин. Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев