Мәгариф

“Җитезләр, кыюлар, көчлеләр, осталар“

28 июньдә Яңа Чишмә китапханәсе хезмәткәрләре Яңа Чишмә башлангыч мәктәп каршындагы лагерьга йөрүче балалар белән "Җитезләр, кыюлар, көчлеләр, осталар" дип исемләнгән спорт-уен программасы оештырдылар.

Программа бик бай һәм төрле иде: балалар шаян биремнәр үтәделәр, кызыклы конкурсларда, төрле хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар. Һәр бала үзен әйбәт яктан, кыюлыгын, көчен, җитезлеген, осталыгын күрсәтә алды.

Нет комментариев