Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева 2017 елда Яңа Чишмә районы территориясендә балаларның һәм үсмерләрнең ялын оештыру, сәламәтлекләрен ныгыту һәм мәшгульлеген тәэмин итү буенча ниләр эшләнүе хакында сөйләде.
Районда җәйге сәламәтләндерү компаниясе объектларын хәзерләү буенча ведомствоара комиссия оештырылган һәм балаларның, үсмерләрнең ялын, мәшгульлеген оештыру, сәламәтлекләрен ныгыту буенча программа расланган, төгәл бурычлар, финанслау чыганаклары һәм соңгы нәтиҗәләр тәгаенләнгән һәм җәйге ялга хәзерләнүдә район оешмаларының һәм барлык бүлекчәләрнең эшләргә тиешле эшләре билгеләнгән. 1 июньнән мәктәпләр каршындагы лагерьлар эшли башлаячак, аларда (16 мәктәптә) 274 бала ял, 7 мәктәптә 100 бала хезмәт һәм ял лагерында ял итәчәк.
23 июньнән "Факел" лагерында 3 сменада 205 бала, шул исәптән әти-әниләре бюджет тармагында эшләгән 90 бала ял итәчәк, юллама бәясе - 2250 сум.
Сәләтле балаларга (55) (бәйгеләрдә, ярышларда, олимпиадаларда җиңгән һәм призлы урыннар алган) юллама бәясе 1926 сум.
Калган вакытта 60 бала ял итәчәк, юллама бәясе 749 сум торачак.
Быел лагерьда контрольлек итүче органнарның кайбер күрсәтмәләрен дә үтисе була: ашханәдә һәм кухняда косметик ремонт ясап, юу, су җылыту һәм газны суыру җайланмалары урнаштырасы, медицина кабинетында косметик ремонт ясыйсы, видеокүзәтү урнаштырасы, лагерьның арткы ягын тотып аласы, җил үтмәслек итеп контейнер мәйданчыгы урнаштырасы бар.
"Факел" балалар сәламәтләндерү лагеры белән параллель рәвештә палаткалардан торган "Йолдызлы десант" лагеры да оештырылачак, соңгы дүрт ел дәвамында ул тәрбиягә авыр бирелүчән (мәшәкатьле) яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләрендә әйдәп баручы республика эксперименталь мәйданчык булып тора.
Быел "Йолдызлы десант"та республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан 70 бала һәм яшүсмер (35 әр кешедән торган 2 смена) ял итәчәк.
Ел саен палаткалардан торган "Аҗаган" лагеры оештырыла, аның бурычы - яшүсмерләрне патриотик рухта тәрбияләү. Лагерь программасына хәрби- патриотик уеннар, ату, йөгерү буенча ярышлар, хәрбиләштерелгән күнегүләр, ату һәм строевой хәзерлек, медицина ярдәме нигезләре кертелгән. Мондый лагерьда августта барлыгы 21 яшүсмер ял итәчәк, сменаның дәвамлылыгы 7 көн.
Җәйге чорда, башка еллардагы кебек үк, өстәмә белем бирү учреждениеләре эшенә аерым урын биреләчәк. Каникул чоры дәвамында балалар өчен мәктәп ишекләре ачык булачак, монда алар өчен түгәрәкләр, секцияләр эшләячәк, төрле чаралар, ярышлар үткәреләчәк. 600 гә якын бала һәм яшүсмер ишегалды командаларына җәлеп ителәчәк, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнәчәк.
2017 елгы җәйге кампания барлык хезмәтләр көче ярдәмендә безнең районда яхшы дәрәҗәдә үтәр дип өметләнәбез. Ә балалар һәм аларның ата-аналары без тәкъдим иткән ял итү, сәламәтләндерү һәм мәшгульлек чараларын рәхмәт сүзләре белән искә алырлар.
Нет комментариев