Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Казанда мәктәпләр ярминкәсе

13 октябрьдә “Казан“ Агропромпаркта Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары катнашында авыл хуҗалыгы продукцияләре һәм халык сәнгать кәсебе әйберләре сатуның традицион Республика ярминкәсе булып үткән.


Шәһәр  халкына  үтемле бәяләрдән мәктәп укучылары һәм студентлар  тарафыннан әзерләнгән авыл хуҗалыгы продукцияләре, бакча  участогы өчен төрле  товарлар, теккән, текстиль, кулинария, көнкүреш әйберләре тәкъдим ителгән. Болардан тыш, ярминкәгә килүчеләр яшь архитекторлар, агач осталары, чүкеп  ясаучы осталар ясаган әйберләрне сатып алганнар, шулай ук укучылар әзерләгән иҗади чыгышларны да караганнар .  
12 октябрьдә  “Рус ихатасы“ стилендә Яңа Чишмә районының экспозиция мәйданчыгын төзү башланган. Аны әзерләүдә һәм бизәүдә Балалар иҗат үзәге, район  мәктәпләре һәм балалар бакчалары катнашкан. Ярминкәдә район мәктәпләре һәм 2 нче номерлы Алексеевск аграр колледжы филиалы участокларында  үстерелгән һәм үзләреннән артып калган авыл хуҗалыгы продукцияләре дә сатылган. Моннан тыш, төрледән-төрле  вак-төяк әйберләр: агачтан ясалган, чиккән, теккән,  кулинария сәнгате, тимерчелек кәсебе һ.б. эшләр тәкъдим ителгән. Барлыгы 80 мең сумлык продукция сатылган.
Ярминкәдә катнашучыларны һәм анда килүчеләрне ТР мәгариф  һәм фән министры  Р.Т. Борһанов сәламләгән, ул сәүдә палаткаларында булган һәм сәүдә итүне оештыруга бәя биргән.
Ярминкәдә актив катнашкан өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан Яңа Чишмә районына Рәхмәт хаты тапшырганнар. Районның мәгариф бүлеге ярминкәне оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм күрсәтүләре өчен барлык мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына рәхмәт белдерә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X