Мәгариф

Күңелле һәм файдалы ял

Архангел Бистәсендә "Фиксики" мәктәп яны лагерында ял итүче балаларның тормышы вакыйгаларга бик бай.

Алар авылдагы ФАП- та экскурсиядә булганнар. ФАП мөдире Дмитрий Апраксин алар белән сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә үткәргән. Шул ук көнне спорт ярышлары да үткән.
Лагерьда бию турниры булып узган. Төркемнәрдәге балалар төрле биюләр әзерләгәннәр. "Рекордлар көне" булган. Балалар төрле категорияләрдә ярышканнар, үз "рекордларын" куйганнар, медальләр һәм значоклар белән бүләкләнгәннәр. Иң яхшылары "Гиннесның рекордлар китабына" кертелгән.
"Мультфильм көне"ндә яраткан мультфильмнары буенча викторина үткәргәннәр, алардагы җырларны тыңлаганнар, җырлаганнар, мультфильмнар караганнар, ә аннан соң үз мультикларын уйлап чыгарганнар һәм күрсәткәннәр.

Нет комментариев