“Хәтер сәгате“ үткәргәннәр
Мәгариф

“Хәтер сәгате“ үткәргәннәр

21 июньдә Үзәк китапханә хезмәткәрләре мәктәп  яны лагерындагы балалар белән “Без сезне исән килеш хәтерлибез“ дип аталган патриотик хәтер сәгате үткәргәннәр.

Балалар яшүсмерләрнең тылдагы авыр хезмәтләре, аларның партизан отрядларында һәм фронттагы батырлыклары турында белгәннәр. Сугыш турында язылган шигырьләр  тыңлаганнар. Чара азагында барысы да бергә һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алганнар.


Нет комментариев