Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Коррупциядән төп дару – үзеңнән башлау

9 декабрьдә, Халыкара коррупция белән көрәш көнендә, Яңа Чишмә гимназиясендә мәктәп укучылары өчен район җитәкчеләре, прокуратура, мәгариф бүлеге, полиция бүлеге һәм башка контроль-күзәтү органнары вәкилләре катнашында "Коррупциягә каршы тору, коррупция белән көрәштә гражданлык җәмгыяте институтларының роле һәм урыны" дигән темага "түгәрәк өстәл " оештырылды.

Чара 8 сыйныфта Н.В. Гогольнең үлемсез "Ревизор" комедиясе буенча ачык дәрес белән башланып китте. Шушы әсәр геройлары мисалында укучылар укытучылары Анна Бутина белән коррупциянең сәбәпләрен: ришвәтчелек, урлашу, вазыйфаи вәкаләтләрен арттырып җибәрү, казнаныкын урлау, законсызлык, хуҗалыкчыл булмау, хакимияттән явыз нияттә файдалану, куркытып алу очракларын тикшерделәр.
Пьесаның кайсы геройларын шушы маддәләргә кертергә мөмкин, балалар сәнгать әсәреннән өзекләр белән шуны расладылар. Соңыннан алар коррупциягә бәяләмә чыгардылар - "вазыйфаи затның үз вәкаләтләреннән һәм үзенә бирелгән хокуклардан законга һәм әхлак кануннарына каршы килеп шәхси файда алу максатларында файдалану"ын ачыкладылар.
Мәктәп укучыларының Гоголь тарафыннан 19 гасырда Рәсәйдәге яман эшләрне фаш иткән "Ревизор" пьесасын тикшерүе коррупцияне хәзерге заманда җәмгыятькә каршы социаль явызлык буларак киләчәктә тикшерүгә пролог булып тора.
Хәер, байтак гасырлар дәвамында Россиядә әлеге күренешләр белән көрәш алып барылса да (бу хакта видеофильм күрсәтелгән иде), ул чәчәк атуын дәвам итә. Укытучы илдә һәм дөньяда коррупция буенча статистик мәгълүматлар китерде: коррупция базары 300 млрд. доллар тәшкил итә, ришвәтләрнең уртача күләме - 800 мең сум (2015 елга караганда 200 мең сумга күбрәк).
Дәрестә коррупция белән көрәшнең байтак ысулларын тәкъдим иттеләр: гомерлеккә хөкем итү, ришвәт күләмен берничә тапкыр арттырып милекне конфискацияләү һ.б., тик коррупциядән "дәвалану даруын" балалар "Эшне үзеңнән башлау" ягъни үз өстеңдә эшләү дип санадылар.
Коррупция белән көрәшнең нинди ысуллары бар? Аның фактлары турында хәбәр итеп буламы, моның өчен нинди җаваплылык көтә? Аңа ничек каршы торырга? Ришвәт алучыны җинаять өстендә ничек тотарга?
Сез үзегез шәхсән коррупция очрагы белән очрашканыгыз бармы? - балалар менә шушы һәм башка сорауларны кунакларга бирделәр. Барлык сорауларга алар тәгаен хәлләрне тикшереп, тәфсилле җаваплар алдылар. Сөйләшү ике як өчен дә кызыклы, балалар өчен тәрбияви файдалы булды. Әлеге чара уңаеннан укучылар "Коррупциягә киртә!" дип аталган рәсемнәр күргәзмәсе әзерләгәннәр. Очрашу азагында коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Вячеслав Темников гимназиягә 2000 сумлык сертификат бүләк итте һәм аны яшүсмерләрнең хокукый белемен арттыру максатында мәктәп китапханәсенә юридик әдәбият сатып алу өчен кулланырга тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев