Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Коржинский сөзәклеге“ - табигатьнең уникаль истәлеге

Красный Октябрьдә мәдәният хезмәткәрләре балалар белән бергә  авылның тирә-ягына  урнашкан  табигатьнең истәлекле  урынында – Коржинский сөзәклегендә  экскурсиядә булганнар.


Коржинский сөзәклеге – ташлы даланың уникаль участогы, хәзергесе вакытта андагы үсемлекләрнең үзенчәлекләре белән  бәйле эталон  әһәмияткә ия. Сөзәклек поселоктан 1,5 чакрым көнчыгыштарак Волчья һәм Сикәнәс елгалары кушылган җирдә урнашкан. Сөзәклекнең гомуми озынлыгы 8 км, киңлеге 2-3 км, гомуми мәйданы 1500-2000 га. Яшь галим Сергей Коржинский (19 гасыр азагында аны беренче булып  ул ачкан һәм тикшергән) монда күргәннәрдән хәйран калган (сөзәклек тә  аның исеме белән аталган): аркылы чокырлар белән бүлүче яр буе калкулыклары, акрынлап кына субүләр белән кушылып,
елга буйлап сузылган...
Экскурсиядә балалар Кызыл Китапка кертелгән үсемлекләрне кызыксынып караганнар (кылган, чабыр һ.б. төрле үләннәр). Әлеге табигать кочагына оештырылган поход балаларның табигать турындагы белемнәрен тулыландыру гына түгел, сәламәтлек өчен дә файдалы булган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев