Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Көзге каникул күзәтү астында уза

21 октябрьдән Татарстан Республикасында «Көзге каникул» профилактик чарасы башланган.

2024 елның 9 аенда республика юлларында 329 ЮТҺ теркәлгән, аларда 10 бала һәлак булган һәм 352се җәрәхәтләнгән. Транспортта балаларны йөрткәндә авариялелек белән бәйле вазгыять аеруча да борчу тудыра: ел башыннан бирле мондый ЮТҺләрдә өч пассажир-бала һәлак булган. 

Юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән бәйле хәләр торышы кискенләшү сәбәпле, Яңа Чишмә районында балалар күпләп йөри торган урыннарда аларны йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү буенча чаралар үткәрелә.

 Юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаган яшь җәяүлеләр дә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмый. Әлегә андый фактлар ачыкланмаган, әмма балалар тарафыннан юл аша чыгу кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгәндә, полиция хезмәткәрләре әлеге мәгълүматларны уку урыны буенча тапшырачак.

Дәүләт автоинспекторларына хокук бозуларны кисәтүдә һәм профилактик эш алып баруда педагоглар һәм ата-аналар комитетлары белән берлектә, юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары да булыша, шулай ук аларга «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары да кушыла. Каникул башланганчы ук полиция хезмәткәрләре мәктәпләрдә укучылар һәм аларның әтиәниләре белән профилактик әңгәмәләр үткәргәннәр. Тематик лекцияләр транспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда да уздырылган. 

ЮХИДИ идарәсе шуны искәртә: көннәр кыскарган чорда, шулай ук  һава шартлары начарлану сәбәпле, юлларда килеп чыккан  төрле ситуацияләр белән бәйле рәвештә, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да игътибарлы булырга һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлардан файдаланырга кирәк. 
Бу хакта «ЮХИ» ДБУның Яңа Чишмә районындагы профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлия Кәбирова хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев