Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Көзге каникул“ профилактик чарасы старт ала

29 октябрьдән 6 ноябрьгә чаклы Татарстан Республикасында киң масштабта балалар юл-транспорт травматизмы профилактикасына юнәлдерелгән “Көзге каникул“ чарасы үтәчәк.2018 елның 9 аенда Татарстан Республикасы юлларында балалар катнашында 474 ЮТҺ теркәлгән, анда 10 бала үлгән, 491 се төрле травмалар алган.


Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә авария хәлләре килеп чыгу аеруча борчу тудыра. Ел башыннан алып 5 пассажир – бала һәлак булган.
Юл хәрәкәтендә катнашучы әлеге категория белән хәлләрнең кискенләшүе аркасында балалар күпләп җыела торган урыннарда балаларны махсус утырту җайланмаларыннан башка йөртү профилактикасы буенча чаралар үтәчәк.
ЮХК таләпләренә әһәмият бирмәүче кечкенә яшьтәге җәяүлеләр дә ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак. Алар тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу фактларын полицейскийлар юл хәрәкәтенең яшь  инспекторлары отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, “Ата-аналар патруле“ дип аталган инициатив төркемнәр, “Укучыларның Россия хәрәкәте“ иҗтимагый оешмасы белән берлектә кисәтәчәкләр. Тәртип бозулар турындагы информацияләр, киләчәктә алар белән профилактик эшләр алып бару өчен, җәяүлеләрнең уку урыннарына җибәреләчәк.
Шулай ук белем бирү оешмаларында укучылар һәм аларның ата-аналары белән полиция хезмәткәрләре профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. Автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда да тематик лекцияләр үтәчәк.
Көннәр кыскару һәм шулай ук начар һава шартлары белән бәйле юлдагы хәлләр аркасында ТР буенча ЭЭМ-нең Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев