Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Лаеклы бүләк

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән Яңа Чишмә районы балалар бакчасы тәрбиячесе бүләкләнгән.

26 июньдә Казанда мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе секциясе узган.  анда районның мәгариф бүлеге вәкилләре һәм Акбүренең «Кояшкай» балалар бакчасы педагоглары катнашкан.

Киңәшмәдә катнашучылар балалар бакчаларында федераль белем бирү программасын гамәлгә кертү, ата-аналарга консультация хезмәтләре күрсәтү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышканнар. Моннан тыш, алар шәһәр педагогларының кызыклы мастер-классларында һәм күргәзмәләрендә булганнар. Пленар өлешендә «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Рәфисә Шәйхетдинова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Рәфисә Әмир кызын лаеклы бүләге белән котлыйбыз һәм алга таба да иҗади уңышлар телибез. Катнашучылар әлеге чарадан канәгать калганнар, алга таба эшләү өчен бик күп файдалы мәгълүматлар алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев