18 декабрьдә Түбән Камада "Фәндә дебют" балалар тикшеренү эшләре һәм проектлары IX Республика конкурсы кысаларында мәктәпкәчә зуррак яшьтәге балаларның "Мин дөньяны танып беләм" дип аталган Республика конкурсы булып үткән.
Конкурста "Ландыш" балалар бакчасының хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче Кристина Коновалова һәм тәрбияче Венера Залакова "Минем кече ватаным символикасы" дип аталган тикшеренү эше белән катнашкан. Конкурста ТР-дан 9 кеше булган. Кристина комиссия әгъзалары каршында иҗади презентацияне яклаган һәм, үзенең бик матур чыгышы белән таң калдырып, иң яхшы нәтиҗә күрсәткән. 5 минут эчендә ул Яңа Чишмә районы тарихы һәм символлары турында сөйли алган, ә чыгышы азагында Зинаида Кондееваның "Цвети, мой край Новошешминский" җыры астында бик матур итеп биегән. Конкурска әзерләнүдә һәм чыгыш ясауда кызның гаиләсе бик зур ярдәм күрсәткән. Әнисе дә, кызы да конкурска милли костюмнарда килгән, нәтиҗә ясаганда бу да исәпкә алынган.
Хислелеге, теманы белүе, чыгышының төзек, бәйләнешле булуы Кристинага конкурста җиңү китергән, ул I дәрәҗә диплом алган, ә җитәкчесе Венера Залаковага үзендә тәрбияләнүчене әзерләгәне өчен сертификат тапшырылган.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев