Мәктәп укучыларын «Россия бөркетләре»нә кабул итү
Хәзерге дөньяда балалар күп кенә яңа ачышлар һәм мөмкинлекләр белән очраша. Аларга тормышның бу мөһим этабын уңышлы узарга ярдәм итү өчен, күп кенә мәктәпләрдә талантлы һәм перспективалы укучыларны «Россия бөркетләре»нә кабул итү программалары гамәлдә.
Мондый программалар балаларның һәрьяклап үсешенә ярдәм итеп кенә калмыйча, аларның потенциалын ачарга да булыша. «Яшь бөркетләр» тирәнтен белем алалар һәм үзләрен төрле иҗади һәм интеллектуаль ярышларда яхшы яктан күрсәтәләр.
Район мәктәпләрендә истәлекле вакыйга - башлангыч сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» дип аталган балалар-яшүсмерләр оешмасына кабул итү тантанасы узган.
Балалар бу мөһим вакыйганы көтеп алганнар. Бәйрәмнең һәр мизгеле үзенә бертөрле дулкынлану белән тулы булган: балалар горурланып антлар биргәннәр, «Бөркетләр» гимнын башкарганнар, аларга значоклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.
Чарада катнашучылар яңа гына барлыкка килгән «Яшь бөркетләр»не җылы котлаганнар һәм аларга укуларында уңышлар, оешма тормышында актив катнашуларын теләгәннәр. Чөнки нәкъ менә биредә балалар үз сәләтләрен ача, инициатива һәм лидерлык сыйфатларын күрсәтә алачак.
«ЮХИ» ДБУ территориаль идарәсенең Чирмешән районындагы профилактика бүлеге начальнигы Гөлия Кәбирова Яңа Чишмә башлангыч мәктәп - балалар бакчасында үткән чарада кунак булган. Ул балаларны «Россия бөркетләре» сафларына керүләре белән котлап, аларга укуларында уңышлар, иҗади казанышлар, юл хәрәкәтенең җаваплы катнашучылары булуларын, юлда үз-үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләрен ныклап үзләштерүләрен теләгән. Һәм көннәр кыскарган вакытта яктылыкны кире кайтаручы элементлардан файдалану кирәклеген искәрткән. Гөлия Кәбирова билгеләп үткәнчә, «Россия бөркетләре»ндә балалар үз талантларын ачып кына калмыйча, урамнарны кичкәндә тәртипле һәм игътибарлы булырга да өйрәнәчәкләр.
Без башлангыч сыйныф укучыларыбыз белән горурланабыз һәм «Россия бөркетләре» алар өчен киләчәккә чын трамплин булачагына ышанабыз. Хәзер безнең балалар - илебезне үзгәртерлек яңа буын вәкилләренә, патриотлар тәрбияләүче зур гаиләнең бер өлешенә әвереләчәк.
Барлык «Яшь бөркетләр»не котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев