21 июньдә Алексеевск аграр колледжының Яңа Чишмә филиалында чираттагы имтиханнар үтте.
"В", "С", "Е", "F" категорияле тракторчы-машинист белгечлегенә укыган 21 укучы теория, имин файдалану, юл хәрәкәте кагыйдәләре, гамәли йөртү буенча имтихан тапшырды.
Балалар бар да әйбәт белем һәм күнекмә алуларын күрсәттеләр, якын көннәрдә алар бар да тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар. Июнь азагында икенче төркем имтиханнар тапшырачак.
Нет комментариев